Гимадиев Ислам Имам улы 1925 нче елда Апас районы Тәүгелде авылында, эшче гаиләсендә туган. Гаиләдә ике егет үскәннәр. Тәүгелде 4 еллык мәктәбен тәмамлаган.
1941 нче елның 22 июнь иртәсен бүген дә куркыныч төш итеп искә ала. Сугышның беренче айларында ук 1923 елгы абыйсын фронтка алалар. Кызганычка каршы, абыйсының язмышы бүгенге конгә кадәр билгесез булып кала бирә. Ул хәбәрсез югалган.
1942 елның ахырында Бөек Ватан сугышына китә. 1943 елда Жуков командалыгындагы 1 нче Белоруссия фронтында сугышка керә. 1944 елның 22 июлендә җиңелчә яралана. Госпитальдән чыккач, туры яңадан фронтка кайта. Дошманны куып Германиягә кадәр барып җитә.
1945 нче елның 10 мартында Лебус шәһәрен алгандагы батырлыгы өчен сержант “I дәрәҗә Ватан сугышы ордены” белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Әлеге сугышта ул беренчеләрдән булып хөҗүмгә ташлана. Дошман траншеясына үтеп кереп немец пулемет расчетын юк итә. Әлеге батырлыгы белән ул үз взводынына, мөһим чикне яулап алып, алга таба бару өчен юл ача. Каты сугышларга карамастан, Ислам Имам улы үз отделениесы белән дошманның икенче траншеясына үтеп керә һәм тигез булмаган сугышта өч гитлерчыны юк итә.
1945 нче елның 16 нчы мартында дошман зур көчләр туплап һөҗүмгә күчә. Взвод командиры сафтан чыга һәм шушы авыр вакытта Ислам Имам улы командованиены үз өстенә ала. Барлык төр коралдан да фауст – патроннар кулланып ут ачыла. Әлеге бәрелеш, көчләр тигез булмауга карамастан, уңышлы тәмамлана. Ислам Имам улы взводы бер адым җирне дә югалтмыйча үз позициясен саклап кала. Әлеге батырлыгы өчен 37 нче полкның 1230 нчы укчы ротасы командиры Гимадиев Ислам Имам улы “I дәрәҗә Ватан сугышы ордены” белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.
1945 нче елның 17 апрелендә Берлин өчен барган сугышларда каты яралана. 1945 нче елның ноябрь аенда II төркем инвалид булып туган авылына кайта. Батырларча сугышуы өчен Ислам Имам улы “III нче дәрәҗә Дан”, “ II дәрәҗә Дан”, “II дәрәҗә Ватан сугышы ” орденнары, “Батырлык өчен”, “Жуков медале”, “Германияне җиңү өчен”, “Белоруссияне азат итү өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң колхозда кладовщик, парторг вазыйфаларын башкара. 1951 нче елда вербовка буенча Чиләбе өлкәсенә китә һәм биредә 30 ел гомерен карьердан күмер чынаруга багышлый, эксковатор машинисты булып эшли. Фидакәрь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “Социалистик ярыш җиңүчесе ” медальләре белән бүләкләнгән.
1980 нче елда лаеклы ялга чыга. Ялга чыккач та 18 ел Чиләбе өлкәсе Красносельский совхозында эшли. Ислам Имам улының 53 ел хезмәт стажы бар.
Инде дүрт ел дәвамында Гимадиев Ислам Имам улы Кукмара районы Зур Кукмара авылында килене һәм оныгы гаиләсе тәрбиясендә яши. Бер-бер артлы өч улын, тормыш иптәшен югалтуга карамастан, бугенге көндә дә тормыштан ямь табып яши.