Гимадиева Хәят Минсафа кызы 1921 нче елның 15 нче июлендә Әлки районы Татар Борнае авылында туган. Гаиләдә 6 бала үсә, иң кечкенәсе - Хәят. Сугыш башланган елны аңа 20 яшь була . Кузнечиха авылындагы МТСка авылдан 8 кызны укырга җибәрәләр. Анда аларны 1 ай трактор йөртергә өйрәтәләр. Кайткач, Хәятне комбайн ярдәмчесе итеп куялар. Комбайнчы абыйны сугышка алгач, үзе комбайнда эшли башлый. Урып җыюлар тәмамлангач Тәтеш районының Өчкүл авылына окоп казырга җибәрәләр. Яз көне тракторга утыра. Тракторлар еш ватыла, запас частьлар юк. Ул вакытта тракторлар керосин белән эшләгән. Кабызырга банка төбенә генә салып бензин бирә булганнар. Күбрәк төнлә эшли булганнар, йоклап китмәс өчен җырлап җибәргәннәр.
1945 елның маенда сугыш беткән. Ул вакытта Хәят Юксыл кырында җир сукалый булган. Ул вакыттагы шатлыкны беркемдә ничек тә аңлата алмаган. Ул тракторга 1941нче елда утырган, 1947нче елга хәтле эшләгән. 1947нче елда Гимадиев Салихка кияүгэ чыга. Салих абый белән Хәят апа 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәят апа 2016 нчы елның 4 нче маенда арабыздан китеп бара.
(Чуваш Борнае авыл җирлеге материалы).