1927 нче елның 29 апрелендә Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә дүртенче бала, ике апасы һәм абыйсы була. Белеме 4 сыйныф. Әти-әнисе Гыйниятулла белән Шәмсеруй, колхозда төрле эшләрдә эшләгәннәр, кечкенә Гарифулла әкеренләп әтисенә ияреп колхоз эшенә йөри башлый.
Сугыш башланганда Гарифулла 13 яшьлек үсмер малай була. Абыйсын сугыш башлануга фронтка озаталар. Ул Сталинград сугышында катнаша һәм шунда һәлак була. Ә тылдагы бөтен авыр хезмәт Гарифулла кебек яшьүсмерләргә, хатын-кызларга һәм балалар җилкәсенә төшә. Тыл хезмәткәренең бөтен авырлыкларын үз башыннан үткәрә ул. 17 яше тулгач, 1944-нче елда Гарифулланы армиягә алалар. Хәрби хезмәт аның өчен Куйбышевта, хәзерге Самарада башланып китә. Алар биредә 3 ай учебкада булалар. Соңыннан аларны фронт сызыгына озаталар. Бер атналык паек тутырылган рюкзагын аскан килеш, юнле йокы күрмәгән Гарифулла вокзалда поезд көткән арада йокыга китә. Уянса инде, рюкзагыннан җилләр искән була. Шулай итеп, фронтка баручы солдат бер атнага дигән ризыгыннан мәхрүм кала. Фронт дуслыгы нык була, алар бер-берсенә туганнар кебек ияләшкән булалар, шул коткарып кала.
Фронт сызыгына җибәрелгәч, Гарифулла абый хезмәтен санитар булып дәвам итә. Шунда күргән коточкыч хәлләр Гарифулла абыйның йөрәгенә тирән яра булып уелып калган. Сугыш булып үткән җирләрдә кайсы канга баткан, кайсы аяксыз, кайсы инде үлгән солдатларның гәүдәләре әле дә күз алдында аның. “Полуторка” дип аталган союзниклар тарафыннан җибәрелгән машиналар белән яралы сугышчыларны госпитальгә алып баралар алар. Яралылар артыннан сугыш кырына барганда алар пищеблок белән бара торган булалар. Сугыш башланганда 13 яшьлек яшүсмер Гарифулла һәрбер солдатка килеп ирешкән бу азыкны нинди авырлыклар белән табылганын ныгып җитмәгән җилкәләрендә инде татыган була. “Чолганышта яки билгесезлектә калмаган булса, хөкүмәтебез үз солдатларын ач тотмады”- ди Гарифулла абый. “Исегездә калган иң тетрәндергеч вакыйгаларны сөйләсәгез иде?”- дип сорагач, бераз уйлаганнан соң: “Бервакыт яралыларга сугыш кырына ярдәмгә килгәндә чолганышта калдык, иң тетерәндергәне һәм куркынычы шул булды”- дип җавап бирде Гарифулла абый. Бу чолганышта да исән-сау чыгарга насыйп була аңа. Сугыш азагына кадәр санитар вазыйфасын үти ул. Күп җирләрне күрергә туры килә аңа: дошман көлгә очырган Украинаның Одесса, Днепропетровск, Севастополь шәһәрләре хәрәбәләр хәленә килгән.
Шулай ук фронтта алар яраланган солдатларга, офицерларга беренче ярдәм күрсәтеп, Харьков шәһәренең госпиталенә урнаштыра торган булалар. 1944-1945-нче елларда бик күп пленга төшкән немец солдатларын, офицерларын каты режим белән сакларга туры килгән. Волгоград, Харьков шәһәрләрендә яшерен объектлар сакларга туры килә. Утны-суны кичкән Гарифулла абый җиңүне Севастопольдә каршылый. Аны 1945 нче елда “Германияне Җиңү өчен” медале белән бүләклиләр.
Сугыш беткәч тә тиз генә өенә кайтырга насыйп булмый Гарифулла абыйга. Җиде ел буе Мәскәүдә эчке гаскәрләрдә хезмәт итәргә туры килә. “Чәнечкеле тимерчыбыклар эчендәге меңләгән әсир немец солдатларын сакладык”- ди ул. Үзеннән үзе Муса Җәлилнең “Кошчык” шигырендәге юлларны искә төшерә ул.
Чәнечкеле тимерчыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсеңлә тирес корты без.
Ләкин болар коточкыч газаплар чиккән совет әсирләре түгел, ә немец тоткыннары...
Гарифулла абый 1951 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Ул җиде ел йөреп кайта. Аны әнисе һәм ике апасы каршы ала. Туган авылына әйләнеп кайта алуына аның күңеле ышанып бетмәгән була. Менә нихаят ул өенә кайтып кергән.
“Туган якларга кайткач, әсирлектә булган үзебезнең солдатлар белән сөйләшергә туры килде. Чагыштырып карасаң безнең хөкүмәтебез әсир немецларга карата күпкә гуманлырак булган дигән нәтиҗәгә киләсең. Ләкин әсир әсир инде ул. Әсирләр булмасын өчен сугыш булмавы кирәк”- ди Гарифулла абый.
Армиядән кайткач үзенең туган авылында колхозга йөк ташучы булып эшкә урнаша, Гарифулла абый бер эштән дә куркып тормый, колхозда нәрсә кушсалар шул эшкә алына. Аннан соң колхоз техникаларына башка районнардан кирәкле тимер-томырлар ташый. 1965 елда “Җәлил” совхозы оеша һәм Гарифулла бабай совхозга эшкә урнаша.
Кече Мирәтәк авылы кызы, Зөлхәбирә апай белән очраша башлый һәм 1958 нче елның 20 апрелендә Гарифулла абый өйләнә. Алар Зөлхәбирә апай белән өч ул тәрбияләп үстерәләр: Илгиз, Ильяс, Рафыйк. Кызганычка каршы Ильяс исемле улы 32 яшендә вафат була. Күпне кичергән Гарифулла абыйга улын югалту бик авыр була, чөнки аның улын шушы тыныч заманда, юнсез адәмнәр кыйнап үтерәләр.
Гарифулла абый кешеләрне бик хөрмәт итә, балаларны бик ярата, алар белән бик теләп аралаша. Ул яшьтән үк хайваннарны бик яраткан, алар белән бик кызыксына, авырый башласалар беренче ярдәм күрсәтергә бик ашкынып торган. Шуңа күрә дә инде ул фермага техник булып эшкә урнаша, аның ничек тырышып эшләгәнен күреп мал табибының ярдәмчесе итеп эшкә алалар. Ул үз эшен бик яратып башкара, аның теләге мал табибы булу. Ул бу теләгенә каршы килә алмый, Алабуга шәһәрендә мал табибы һөнәрен үзләштереп кайта һәм 1983 елда мал табибы булып эшли башлый. Үз эшен бик оста итеп, бик яратып башкара. Иртәдән кичкә кадәр фермадан кайтып керми, ә кайткан арада өйләреннән кеше өзелми: кемнеңдер сыеры, бозавы, сарыгы авырта, Гарифулла абый шуларга йөгерә.
Гарифулла абыйның ике малае бар: Илгиз белән Рафыйк. Олы малае шәһәрне үз итә, Арча районы кызына өйләнеп шәһәрдә төпләнә, ике малайлары һәм бер оныклары бар. Икенче малае –Рафыйк әтисе юлыннан китә. Ул да мал табибына укый, әтисе кебек мал “җанлы”, бик ярдәмчел. Кемгә ярдәм кирәк, кемнең малы авырта - ул шунда. Авылның бер акыллы кызына өйләнеп шунда төпләнеп кала: ике бала үстерәләр, бер малай, бер кыз. Малайлары армия сафларында хезмәт итеп кайта һәм шәһәргә китә, ә кызлары Олы Нырсы мәктәбенең 10-нчы сыйныфында белем ала, гел бишле билгеләренә генә укып бара. Кызлары да бабайлары кебек хайваннарны бик ярата. Йортта бик күп мал тоталар,
Гарифулла абый 1989 елда, үзенең эшен малаена тапшырып, лаеклы ялга китә. Гарифулла бабайның ике улы, дүрт оныгы, бер оныкчыгы бар. Хәзерге көндә бабай үзенең җәмәгате белән хөкүмәт салып биргән өйдә яшәп яталар.
Авылдагы малае гел әти-әнисенең хәлен белеп, ярдәмләшеп яши.
Пенсиягә чыккач та Гарифулла абый тик ятмый, ярдәм сорап килгән кешене кире бормый.
Бабайның күзләре яхшы күрә, колакка гына әзерәк катырак, җитез, хәрәкәтчән. Ул үзлегеннән догалар өйрәнә, мәчеткә йөри. Бүгенге көндә Гарифулла абый биш вакыт намазын калдырмый.
“Хөкүмәтебез ярдәменнән ташламады, аллага шөкер, бик зур рәхмәт аларга, йорт салып бирде, шул йортта рәхәтләнеп яшәп ятабыз”- ди.
Гарифулла абый күп еллар үз эшен яратып, намус белән башкаручы хезмәт иясе – ветераннар булуын, әле бүген дә киңәш сорап килгәннәргә ярдәм кулы сузарга әзер торуын, балаларына үрнәк итеп куярдай ата, үз хуҗалыгын төзек, пөхтә тотучы тырыш ир, дин юлына баскан мәчет карты буларак беләбез.
Сүзен йомгаклап Гарифулла абый: “Тормышыбыз тыныч, күкләребез аяз, сезгә сугыш михнәтләрен күрергә язмасын!”-ди.