ГОБӘЙДУЛЛИН Геннадий Гобәйдулла улы (15.6.1914, Казан губернасы, Цивиль өязе Токаево авылы - 15.5.1981, Приморье крае, Кавалерово районы Хрустальный шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (24.3.1942), гвардия өлкән лейтенанты. Арзамас пулемётчылар училищесен тәмамлый (1943). 1932-36 елларда Балахна электр станциясендә һәм Горький автомобиль заводында эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 24 нче гвардия миномёт дивизионының (29 нчы армия) разведчиклар отделениесе командиры. Көнбатыш һәм Калинин фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941), Торопец шәһәреннән көньяктарак һәм Иделнең сул ярындагы Ржев-Старица участогында оборона сугышларында (1941), Калининны саклауда (1941), Калинин, Вязьма (1942) һәм Ржев-Сычёв (1942) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1942 нең 7 февралендә Ржев янындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. 1943 тән Ленинград фронты гвардия миномёт частендә взвод командиры. 1945 нең декабреннән запаста, Горький автомобиль заводында һәм шәһәр тибындагы Хрустальный посёлогы руднигында эшли. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Гобәйдуллин яшәгән йортка мемориаль такта куелган.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.