1926 елда дөньяга килгән. Авыр сугыш елларында вагон төяү, бушату, урман кисү, агач чыгару кебек авыр эшләр Гәмбәрбикә апаны әйләнеп узмый. Ашарга ризык, кияргә юньле кием булмау да аны сындырмый, бар көчен куеп тырышып эшли.
Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә.
Гамбәрбикә Гомәр кызы 2011 елда вафат була Арча районы Күр-Хайван авылы зиратында җирләнә.