1928 елнын 18 декабрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск ) районы Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
Әтисе Ефимов Василий Ефимович 1900 елгы 17 яше дэ тулмаган килеш Гражданнар сугышына алына. Ул сугыштан аягы яраланып, аксак булып кайта. Ләкин сәламәтлеге начар булсада , аны яңадан Бөек Ватан сугышына алалар.1943 елда сугышта яраланып, кире туган авылына кайта. Уң кулы эшләми башлый. Кайту белән, икенче группа инвалид, колхоз тормышына чума.Агроном була. Сәйтәк , Татар Тәкәше авылларында колхоз председателе булып та эшли. Дурт класс кына белеме булса да, әтисенә гел жаваплы эшләрдә эшләргэ туры килә.
Энисе Ефимова Пелагия Васильевна 1894 елгы. Гомере буе колхозда эшли. Нинди генә эш булмасын, жиң сызганып эщли торган була. 90 яшендә үлә.
Анна тутигә сугыш башланганда 14 яшь була.Сугыш башланган көн Анна түтинең бүгенгедәй хәтерендә. Олылар белән беррәттән колхоз эшенә йөри. Гөлнәфис исемле кыз эш урыныннан киткэч, «избач»та китапханәче булып эшли башлый.Сугыштан соң 9 класс тәмамлый.Колхозда счетовод, бригадир булып та эшләргэ туры килгән. 1963 елдан нефтянникларга оператор булып урнаша. Лаеклы ялга 1985 елда , 20 ел эшлэгэннэн сон, нефтяниклардан чыга. «Әй, әле эшләргә жаем да , теләгем дә бар иде. Тик тормыш иптәшемә аерым карау таләп иткәч,эштән туктарга туры килде» дип искә ала Анна Васильевна. «Ветеран труда», «Ветеран Великой Отечественной войны» таныклыкларына лаек була.
Тормыш иптэше Николай Романович белэн гаилә корып, 2 бала тәрбияләп устерәлэр.Бергә 39 ел гомер итәләр. Кызганычка каршы, Николай Романовичның сәламәтлеге какшап, 1993 елда улә. Кызлары Зоя, уллары Илья әти-әнилэренең зур куанычлары, горурлыклары. Хәзерге вакытта 6 оныгы -3 кыз бала һэм 3 ир бала бар.Анна Васильевна «Кызым Зоя нефтянникларда эшләп, лаеклы ялга чыкты.Уз балалалрының балаларын карарга булыша. Э улым Илья югары белемнәр алып, гомере буе нәчәльник булып эшли. Киленем ЗАГС начальнигы дип горурланып сойли алар турында.