Безнең бабай Гәрәйшин Тәлгать Хәсәнша улы 1929 елның 25 апрелендә Югары Стәрле авылында туган. Сугыш башланганда бабайга 12 яшь була. Шушы яшендә бабай язгы чәчүдә, көзге урып җыю чорында эшләрдә эшләгән. Соңга таба ат белэн Ютазыдан ягулык ташыган. Бабай 1949нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнбатыш Украинада хезмәт итеп бендеровчыларны тар-мар итүдә катнаша. Армия сафларыннан соң туган авылына кайтып, авыл хуҗалыгының төрле җаваплы тармакларында эшли.
Бабай Даимә әби белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
1973нче елдан нефть тармагында эшләп, “Хезмәт ветераны” һәм “Тыл ветераны” исемнәренә лаек булып, озак еллар шунда хезмәт итә.
Бабай 2012елның 19 февралендә 83 яшендә вафат була.