Тыл ветераны Гыйлметдинова Бибениса Гыйлметдин кызы 1929 нчы елда Саба районы Ак Күл Бигәнәй авылында туган.Сугыш башланганда кечкенә була, аларны артык авыр эшләргә кушмыйлар, басуга борчак, арпа урырга йөргәннәр. Урманда агач кискәннәр, ат куганнар.
Әтисе сугышка соң китә. Лесхозда урманчылыкта, соңыннан Казанда заводта эшли, ә аннан сугышка алалар. Миннур апа сугыштан соң фермада эшли, сыер сава, таналар, дуңгызлар карый. Бүгенге көндә пенсиядә кызы һәм кияве тәрбиясендә Татар Икшермәсе авылында гомер кичерә.