Гыйльмулла Гыйләҗедин улы Гыйлаев - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1906 елда Зәй районы Аксар авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башлангач та аны фронтка алалар. Ул Белоруссия фронтында немец гаскәрләренә каршы пулемётчы булып сугыша.
1943 елның апрель аенда яраланып, туган авылына кайта. Яралары төзәлгәч, шул ук елның көзендә янадан сугышка китә. Сугышнынңсонгы көненә кадәр фронтта була. Җинү көнен Берлинда каршылый. Бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.