Гыйләҗева Мәрзия Зәйни кызы 1931 елның 20 нче маенда Пәрәү авылында Зәйни белән Биби гаиләсендә алтынчы төпчек бала булып туа. 12 яшьтән бодай йолкый, урак ура. 1961 елда шушы авыл егете Фәсәх белән тормыш корып, бер ул, бер кыз үстерәләр. Колхозның төрле эшләрендә эшли: бәрәнге үстерә, сыер сава, дуңгыз карый. Пенсия яшенә җиткәч, лаеклы ялга китә. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә улы Фоат һәм килене Хәтирә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.