1926 елнын 23 ноябрендә Иске Үргәгар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.
1941 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый hәм Карл Маркс исемендәге колхозда җир сөрү, лобогрейка эшләү кебек вазыйфаларда катнаша башлый.
1943 елның нояберендә, 17 яше дә тулмаган килеш ,Армия сафларына мобилизацияләнә hәм Япония белән сугыш операцияләрендә катнаша.
1947 елга кадәр Төньяк Кореяда хезмәт итә.
1947-1950 елларда Казанда хезмәт итә.
1950 елда демобилизацияләнә. Авылы мәктәбендә физрук,хисапчы булып эшли.
1953 елның декабрендә Карл Маркс колхозына председатель итеп сайлана.
1957-1980 елларда Үргәгар авылы совхоз составына кергәч, ул бүлекче управляющие булып эшли.
1983 елдан Үргәгар авыл Советы рәисе.
«Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены hәм башка бик күп хөкүмәт бүләкләре бар. Исеме Республика Почет тактасына кертелгән.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.
