Гыймазетдинов Минәхмәт 1923 елда туа. Сугышка 1942 елны алына. II-нче Белоруссия фронтында 325 нче гвардейский минометный полкта рядовой артиллерист булып хезмәт итә.
“Командующий Рокоссовский җитәкчелегендә бик күп сугышларда катнаштым. Иң көчле дошманга каршы безне – артиллерияне җибәрәләр иде. Мин “Катюшалар”ны заряжать итеп тордым. 46 кг лы снарядны бер “Катюша”га 16 ны элә идем. Без атаковать итеп туктагач алга пехота китә иде” дип сөйли ул.
Күрсәткән батырлыклары өчен Минәхмәт абый 2 тапкыр “За отвагу” медале, “За освобождение Варшавы» медале, Гвардейский значок белән бүләкләнә, “III-дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены”на лаек була. Җиңүне ул Эльба ярында каршылый. Эльба күперендә II-нче фронт белән кушылалар һәм Америка, Англия солдатлары белән Җиңүне бәйрәм итәләр.
Сугыштан соң аларны Кавказга – Әфган чигенә җибәрәләр. Анда 2 ел хезмәт иткәннән соң, 1947 елда гына туган авылына кайту насыйп була аңа. Озак еллар колхозда, авыл советында эшли.
Ф.Башарова