1932 елның 10 октябрендә Саба районы Түбән Утар авылында дөньяга килә.
Гаиләдә алар 3 бала тәрбияләнәләр.Иң олысы үзе Газыймулла, Марзыя һәм Сәвия. Әтиләре Гыйззәтулла Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Бу вакытта әниләре,сеңлесе Сәвиягә авырлы була.
Гаиләдә бердән-бер ир-ат булганга күрә төрле эштә эшләргә туры килә аңа.Чабата үреп сату, урман кисү,вагон бушату, кышкы салкыннарда 6 чакрым йореп ипигә чират торган чаклары күп була аның.Сугыш еллары шулай авырлыкларга түзеп,эчрек бәрәңге,кычыткан,алабута ашап үтеп китә.
Сугыштан соңгы елларда комбайнер,тракторист,кладовщик булып эшли, соңрак колхоз бригадиры итеп билгеләнә.
Тормыш иптәше Гөләндәм белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Сәлим,Насфия,Назыйм, Илсөяр. 7 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Бүгенгесе көндә Газыймулла Гыйззәтулла улы инде вафат.2010 елның мартында Саба районы Түбән Утар авылында җирләнә.