Гыйззәтуллина Гөләндәм Заһретдин кызы 1932 елның 26 маенда Арча районы Яңа Масра авылында туа.Яңа Масра авылында 4 еллык башлангыч белем алгач, урманга күченеп яши башлыйлар. Әтиләре лесник була.1941 нче елда аны армиягә алалар, ләкин сәламәтлеге начар булу сәбәпле кире кайтаралар. Сугыш чорында алар гаиләләре белән урманда яшәгәннәр. Кечкенә кыз зурларга ияреп колхоз басуына төрле эшләргә йөргән. Көз көне амбарда ашлык аралаганнар. Әнисе белән Лесхозда сарык фермасында эшләгән. Кызлар, малайлар ат җигеп фермадан Иске Масрага сөт ташыганнар. Ат җигәргә көч булмагач, бергәләп тартканнар. Кичләрен солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр.Сугыш беткәнне Сикертән мәктәбендә укучы сеңлесе кайтып әйткән. Сугыштан соңгы ачлык, акчасызлык үзәккә үткәч, Казанга китеп эшкә урнаша.
Берничә ел Казанда эшләгәч, Саба районы Түбән Утар авылы егетенә тормышка чыга. Алдынгы колхозчы Гыйззәтуллин Газимулла белән 50 ел тату гомер итәләр. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Үзе 26 ел Югары Утар балалар йортында санитарка булып эшләп лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Гөләндәм әби, күршедә яшәүче улы гаиләсе ярдәме белән, Түбән Утар авылында төп йортның утын сүндермичә гомер итә. Тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерә. Биш вакыт намаз укып балаларына, якыннарына, бакыйлыкка күчкәннәргә багышлап догалар кыла. Күкләребез аяз,илләребез тыныч булуына шөкер итеп яши.