Хабибуллин Әхмәдулла Хабибулла улы 1932 нче елның 12 нче мартында Олы Кибәче авылында туган. Аның әтисе, сугыш башланганчы ук, Теләче базарыннан кайтканда буранда адашып үлә. 3 бала ятим калганнар. Бу вакытта Әхмәдулла абыйга 8, сеңлесе Мәскүрәгә 5, энесе Нуруллага 3 яшь була. Әхмәдулла абый авылдагы башлангыч мәктәптә 4 класс белем ала, аннан соң Төбәк мәктәбендә тагын 3 ел укый. Аңа сугыш елларында икмәк әзерләргә, басуда җир сөрергә, тырмаларга туры килә. Җитештергән икмәкне Шәмәрдәнгә илтәләр. “Сугыш вакытында симәнәгә дә калдырмыйча икмәкне алып китеп бетерәләр иде, яз көне симәнәне Шәмәрдәннән күтәреп ташый идек”, - дип искә ала Әхмәдулла абый.
1951 нче елда ул армия сафларына китә һәм 1953 нче елда кайта. Авылда эш булмагач, бәхет эзләп читкә - Үзбәкстанга китә. Шунда тормыш иптәше Исламия апа белән танышып, кавышып, авылга кайталар. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Олы Кибәче авылында төпчек уллары тәрбиясендә тигез матур тормыш кичерәләр.