Хабибуллина Г.М. Тымытык авылында 1 нче бала булып дөньяга килгән. Авылда 7 класс белем алган. 14 яшьтән “Авангард” колхозында эшли башлаган.
1946 нчы елда хисапчылар курсында тәмамлаган. 1948 нче елга хәтле авыл советы идарәсендә баш хисапчы ярдәмчесе булып эшләгән.
Аннары 1958 нче елга хәтле Стәрле авылында эшләгэн.
Габделҗинан апа Сухояш авылында почта бүлеге начальнигы булып 28 ел эшли. Шуннан 41 ел стаж белән белән пенсиягә чыккан.Һәрвакыт алдынгы эшчеләр рәтендә була, эшләү дәверендә бик куп медальлар, мактау кәгазьләре белән бүлэкләнгән.