Тыл ветераны Хабибуллина Рауза Хабибулла кызы, 1932 нче елның 2 нче апрелендә Татар Икшермәсе авылында туган.
“Сугыш башланган вакытта миңа 9 яшь иде, 1 нче классны тәмамлаган гына идем. Без дә әтине сугышка озаттык, әни белән 2 бала елашып калдык. Ул вакытта ачлык, өскә киергә кием дә юк. Кыш көнендә аеруча салкын була һәм мичкә ягарга утын булмау сәбәпле әни саламнан бау ишеп, шуны яга иде. Сугыш вакытында барлык кешеләрнең йөзләрендә дә кайгы-хәсрәт, борчу иде.
Авыр сугыш елларында безне кәҗәбез коткарып калды дисәң дә була. Әни безгә черек бәрәңге, кычыткан, алабута орлыгыннан апара болгатып ашатып исән калдырган. Яз җитүгә без ашарга яраклы төрле үләннәр җыеп ашый идек. Дәрестән соң башак җыярга, киндер, җитен йолкырга йөри идек, караңгыга кадәр эшләдек.
Сугыш бетү турындагы хәбәрне мин әнием әйтүе буенча һәм сугыштан солдатлар кайта башлагач белдем. Ул хәбәр бер яктан шатлыклы булса да, икенче яктан ул безнең гаиләгә кайгы китерде. Чөнки сугыш кырында безнең әтиебез һәлак булган. Ләкин әтиебезнең үлүе турындагы хәбәрне алсак та, авылдаш солдатларның кайтуын күргәч, күңел өметләнеп әтине көтте.
Мин үсеп килүче буынга иң беренче чиратта тынычлык телим. Башка андый чиксез зур кайгы-хәсрәтле фаҗиганы беркемгә дә күрергә язмасын”.
Рауза апа пенсиягә кадәр совхозда эшли, фермада сыерлар сава, атлар карый. Бүген Иске Икшермә авылында гомер кичерә.