Хакимзянов Гариф истәлекләре.
“Мин үземнең Армиядә хезмәт иткән елларымны искә төшерәм. Мин 1938 нче елның 24 нче сентябрендә хәрби хезмәткә алындым. Комсомольск шәһәрендә җәяүле гаскәр сафында 1941 нче елның август аена кадәр хезмәт иттем. 1941 нче елны немецлар сугыш башлады. Безне август аенда вагоннарга төяп, Куйбышев шәһәренә алып килделәр. Безне шунда частьларга бүлеп, мине бер айлык пулеметчиклар әзерләү курсына укырга җибәрделәр. Шул өйрәнүләрне тәмамлагач бер төркем пулеметчикларны Брянский юнәлешенә фронтка җибәрделәр. Шул Брянск урманында оборонада тордык. Ул вакытта немец бик көчле булганлыктан безгә бу урыннарны калдырып чигенергә туры килде. Шулай итеп, күп авылларны, шәһәрләрне калдырып Волоколамск шәһәренә кадәр чигенергә туры килде. 1942 нче елны Мәскәү яныннан немецларның оборонасын өзеп, безнең армия ныклы хөҗүмгә күчте. Мин һаман да шул үземнең пулеметымны алга китеш. Ләкин 1942 елның август аенда каты яраланып госпитальдә 14 ай буена ятарга туры килде. Аннан мине шул ук Куйбышев шәһәренә яңадан җибәрделәр. Анда безне 8 кешене Кинсберг шәһәре янындагы бер авылга алып барып 6 ай ярым Гвардейский, Кызыл байраклы, Кутузов, Суворов исемле орденлы Элемтә полкына разведчиклар взводына тапшырдылар. Менә шушы полкта хезмәт иттем. Тагын ике тапкыр яраланып госпитальдә ятарга туры килде. Госпитальдән чыккач үзебезнең хезмәт иткән частька кайттым. Менә шушы частьта Җиңү көнен Берлинның үзәгендә каршыладык. Үземнең 7 ел ярым хезмәт иткән дәвердә күргәннәрне язып бетереп булмас, бу язуда 2-3% кына...”
(Кулязма Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда саклана)