Халиков Нурмый Әхмәтша улы1923 елның 20 июнендә Кукмара
районы Янсыбы авылында туа. Анысугыш башланган елны фронтка
алалар. Сталинград өчен катысугышлар бара. Шушы сугышта 1943
елның 25 августында Нурмый абыйберенче ярасын ала. Аягы каты
яралана. Сугышчылар белән беррәттән этләр дә дошман ядрәсе астында алга бара. Артиллерист Нурмыйабыйны да шундый этләрнең берсе ут эченнән алып чыга. Днепр буендасугыш кыза бара.Әле яралары да төзәлеп бетмәгән солдатларны Днепрелгасыннан үле иптәшләренең гәүдәләрен җыярга чыгаралар. Бу, котчыккыч күренеш, Нурмый абый сөйләгәннәрдән: “Зур елга
үлекләр белән тулган, аларны әле ансат кына алып булмый, гәүдәләрен ач
балыклар чорнап алган.”- Сугыш юлы аны Варшавага китереп җиткерә, кече сержант Нурмый шундаикенче ярасын ала. Бу 1944 елның 1 феврале була.
Җиңү таңын Берлин шәһәрендә каршылый. 1947 елның март аенда
гына ана туган якларын күрү насыйп була. Кыю сугышчы, артиллерист
Нурмый абый: “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина”, “За победу
над Германией”, “За отвагу” дигән орден-медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң да аның күкрәге бүләкләр белән тулылана бара. Ул сугыштан
соң Мишәбаш лесничествосында шофер булып эшкә керә, һәм гомере буе
шофербулып эшли, урман ташумашинасында эшли.
Тормыш иптәше Мәшхүдә апа белән 4ир бала үстерәләр.2002 елның 27 июлендә Саба районыЛесхоз бистәсендә вафат була һәм искезиратта җирләнә.