1923 елның 5 ноябрендә Саба районы Туктар авылында туа. 1942 елны
умарта мөдирләре хәзерләү курсларын бетереп умартачы булып эшли.
Сугыш елларында Шәмәрдәндә вагон төяү, урман кисү, утын ташу кебек
эшләр башкара. Тәтеш һәм Апас районнарында башка яшь кызлар белән
окоплар казуда да катнаша. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен аны “Хезмәт
ветераны”, “Тыл ветераны” исемнәре, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55
ел”, Бөек Җиңүгә 60 ел” медальләре белән бүләкләнә.
Ул тормыш иптәше Нурмый абый белән 4 ир бала үстерәләр.
2012 елның 21 авшустында вафат була, ул Лесхоз бистәсе иске
зиратында җирләнә.