Халитова Зәнфирә Габбас кызы 1927 нче елның 22 февралендә Пәрәү авылында беренче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 3 бала үсәләр. 7 классны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, колхозда хисапчы булып эшли. Шушы авыл егете Әхәткә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле эшләрдә эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә
кадер-хөрмәттә яши.