Династиягә нигез коручы.
Авылыбызда барлык вәкилләре диярлек бер хезмәткә балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә бирелгән зур һәм матур гаилә бар. Тормышларда нинди генә борылышлар килеп чыкмасын, гаиләнең һәр әгъзасы үз һөнәренә тугрылыклы булып калалар икән, бу, билгеле, һичшиксез уңышка алып бара.
Педагогик династияләр – бөтенләй үзгә тормыш рәвеше, рухи кыйммәтләрнең бик югары бәяләнүе ул. Атаклы педагог В. Сухомлинский әйткән бит, чын балалар тәрбиячесе булу өчен аларга йөрәгеңне бирергә кирәк, дигән.
Педагоглар династиясен ничек булдырырга соң, диярсез бәлки.
Җавап бер, бары баларны эчкерсез яратучы, үз хөнәренә тугырылыклы талантлы кеше генә падагог династиясенә нигез салучы була ала.
Хәмитовлар династиясе – авылыбыз горурлыгы. Аңа нигез коручы булып Рәхим Нурулла улы Хәмитов санала.
Ул бик тыйнак кеше иде. Башкаларның уңышлары турында сәгатьләр буе сөйләр, ә үзе хакында сүз кузгатсаң, елмаер гына. Инде өлкән яшькә җиткән авылдашыбызның тирән мәгънәле күз карашы гына аңа тормышта күпне кичерергә , еш кына беренче булырга башкаларны ияртергә һәм үрнәк күрсәтергә туры килүен сиздерер.
Бервакыт Рәхим абыйдан биографиясен язып бирүен үтендек. Ул кыска гына итеп тормышындагы төп вакыйгаларны менә болай тасвирлады :
“ Мин Хәмитов Рәхим Нурулла улы, 1924 елның 1 гыйнварында Әлки районының Чиябаш авылында, крестьян гаиләсендә туганмын.1937 елда шул ук авылда җидееллык мәктәп тәмамладым һәм Куйбышев педагогика училищесына укырга кердем. 1941 елда ике курсны тәмамладым. Һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Миңа әле 17 генә яшь иде, сугышка алмый тордылар. Башта колхозда эшләдем,ә 1941 елның октябрендә барлык студентларны Буа һәм Зур Тархан районнарына окоп казырга җибәрделәр.
Сугыш дәвам итә, дошман илебезнең эченә үтеп керә. Ниһаять Мәскәү астында дошман тар-мар ителде. 1942 елның июлендә педучищены тәмамлаган диплом алдык, ә сентябрьдә безне армиягә чакырдылар. Мин Сарапул шәһәрендәге Смоленск пехота училищесына эләктем, анда көчле офицерлар әзерли иделәр.1943 елның апрель аенда безне Курск боҗрасына җибәрделәр.Җәй буе немеөларга, танк атакаларына каршы тордык. Немецлар тар-мар ителде. Мин 1943 елның 29 августында каты яраландым. Киров шәһәрендә госпитальдә дәваландым. Аннары запастагы полкта батальонның өлкән писаре булып хезмәт иттем. 1944 елның мартында кабат фронтка эләктем. Карелия фронтында сугыштым, батальн комсоргы булдым, фронтта комсомолецлар белән эшләдем, комсомолга кабул иттек . Финнарга каршы сугыштык. Карелия республикасын азат иттек. Фронтта офицер званиесе бирделәр, кече лейтенант булдым. Окопларда коммунистлар партиясенә кердем. Ш дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләндем. 1944 елның 28 июлендә бик каты яраландым, Киров өлкәсендә, госпитальдә дәваландым. 1945 елда мине инвалид итеп таныдылар һәм өйгә кайтарып җибәрделәр. Әтием дә Ленинград фронтында сугышты ,1977 елда һәлак булды.
Сугыштан соң колхозда бухгалтер булып эшләдем,1949 елдан мәктәп директоры . «Утызмеңчеләр» рәтендә колхоз рәисе булып та алдым.
Биш бала тәрбияләп үстердем, аларның өчесе укытучылар.
Озак еллар мәктәп җитәкчесе буларак, Рәхим Нурулла улы тату коллектив туплады. Укытучылар баларны чын күңелдән ярата,үз фәннәрен төптән белә һәм,шәхси тормышлары белән санашмыйча, җәмгыятькә хезмәт итә иделәр. Күпчелек балалар өчен мәктәп икенче өйләренә әйләнде.
Рәхим Нурулла урта мәктәптә тарих укытты. Ә балалар өчен ул тере легенда, үзе тарих булды. Озак еллар ул туган якны өйрәнү түгәрәген җитәкләде, ә түгәрәк әгъзалары эшләре мәктәп музеенда бүген дә саклана. Аның җитәкчелегендә бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хакында бай материал тупланды. Һәр ел саен ветераннар мәктәптә җыелып, укучыларга сугышчан еллары турында сөйли иделәр.
Дүртенче сыйныфта тарих фәнен безгә Рәхим Нуруллович укытты. Без хөрмәтле укытучыбызны бирелеп, дөньябызны онытып тыңлап утыра идек.
Бүген Чиябаш мәктәбе елның елында әйбәт нәтиҗәләргә ирешә икән, аларның нигезе 60-80 нче елларда ук салынган иде бит. Һәм без барысы өчен дә чын укытучылар, педагоглар Рәхим Нурулла улы Хәмитовларга рәхмәтле.
Бу кешеләр балалар ике катлы, укыту һәм тәрбия эшен алып бару өчен бөтен мөмкинлекләре булган иркен бинада укысыннар өчен барысын да эшләделәр- 1981 елда мәктәп яңа бинага күчте.
Рәхим Нурулла улы 2003 елның августында вафат булды. Гомеренең соңгы елларын ул Яр Чаллы шәһәрендә үткәрде.
Кешенең барлык сыйфатлары аның балаларында чагыла, дип әйтәләр бит. Рәхим аганың өч баласы язмышларын мәктәп белән бәйләделәр. Рафаэл Рәхим улы Казан педагогика институның физика-математика факультетын тәмамлады,хезмәт юлын Тумбада башлап җибәрде. Аның тормыш иптәше Рәмзия дә укытучы. Гаиләләре белән Алабугага күчеп киткәч тә Рафаэль Рәхим улы язмышына тугры калды, ул урта мәктәп директоры.
Рәүф Рәхим улы да КДПИ ның физика-математика факультетында белем алды. Юхмачы мәктәбендә беренче елларын эшләде. Аннары гаиләләре белән Яр Чаллыга күчеп киттеләр, тормыш иптәше Мәүлия белән мәктәптә эшләделәр, хәзер инде лаеклы ялда.
Венера Рәхим кызы да шул ук институтта белем алды, Югары Әлморза мәктәбендә бер ел эшләп, Яр Чаллы шәһәренә күченде.Хәзерге көндә бу шәһәрнең бер мәктәбендә директор урынбасары.
Менә шундый ныклы нигез корды Рәхим ага булачак династиягә, Яраткан укытучыбызны без, авылдашлары, әле дә сагынып искә алабыз.
Р.Шәрипова Әлки хәбәрләре 2010 №2