Туган көне,ае,елы: 07.05.1939.Туган урыны : Саба районы Туктар авылы.
Яшәү урыны : Саба районы Урта-Нырты авылы.Хасанова Нәкыя Хәсән кызы 1939 елның 7 нче маенда Саба районы Туктаравылында дөньяга килә.Гаиләдә 8 бала туа, шуларның 5е кечкенә вакытта ук вафатбулалар. Хәзерге вакытта Нәкыя апа һәм сеңлесе генә исән-сау.
Әтисе Хәсән Галимулла улы сугышта катнаша. Ул сугышка киткәндә Нәкыя апага 1яшь ярым була.Әтисе сугышта яраланып госпитальләрдә яткан. Сугыштан кайткач икмәк суктыра торган җирдә эшләгән. -Мәктәптә укырга китаплар юк иде, дәрес хәзерләргә дә вакыт булмады,кечкенәдән әниләр белән эшкә йөрдек.-дип искә ала Нәкыя апа. Урта Нырты авылы егете Кыям белән гаилә корып, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.