Хасанова Рауза Шәмсевәли кызы 1932 елның 2 февралендә Пәрәү авылында туа. Гаиләдә дүрт бала булалар. Рауза апа иң олысы. Барлык яшьтәшләре кебек ачлыкны да, юклыкны да күреп яши. Окоп та казый, утын кисәргә дә бара, чиләк-көянтә белән кырда эшләүчеләрне ашатырга йөри. Әтисе 1941-1945 елларда сугышта булганда Рауза апага олы бала буларак әнисенә бик булышырга туры килә. Рауза апа Миннулла абый белән гаилә корып биш бала үстерәләр.
Бик иртә тол кала. Барлык балаларын да эш сөючән
итеп үстерә. Хәзерге көндә балалары тәрбиясендә
яши.