Тыл ветераны Хасаншин Габдрахман Хасанша улы, 1931 нче елның 20 нче январендә Татарстан Республикасы Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган.
“Сугыш башланганын әтидән ишеттем. Безнең гаиләдән әти һәм ике абый сугышка киттеләр. Өчесе дә кире кайтмадылар , сугышта үлеп калдылар.
Сугышка яраклы кешеләр барсы да сугышка алынды. Авылда картлар,хатын- кызлар, бала-чагалар гына калды. Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Яз көне җир сукалап, тырмалап чәчү чәчтек. Чәчүне кул белән дә, атлы чәчкеч белән дә чәчтек. Җәй көне печән әзерлүдә йөрдек, эскерт куйдык, урман кистек. Җыйган икмәкнең бөртегендә калдырмыйча дәүләткә, сугышчыларны туйдырырга озаталар. Һәр бөртек –Җиңү өчен, -дип эшләдек. Алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Эшләмәгән эш калмады. 7 класска кадәр укыдым”.
1951 нче елдан 1954 нче елга кадәр армия хезмәтендә, аннан колхоз торгызуда эшли, кырчылык бригадиры була. 1961 нче елдан Икшермә совхозында прораб, фуражир, яшелчә бригадиры вазифаларын башкара. 1991 нче елдан пенсиядә.
Тормыш иптәше Камилә апа белән 2 кыз, 3 малай тәрбияләп үстерәләр, Татар Икшермәсе авылында гомер итәләр.