Мәхтүмә Хуҗаҗан кызы 16 майнын 1923 елны Әҗмәр авылында туган.
Кечкенәдән үк эшләп үскән. Әтисе колхоз рәисе булганга күрә, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырыша. Ул авыр вакытларны искә төшереп, әле дә дулкынлануын яшерә алмый. Колхозда эшләгән өчен акча алу турында сүз дә юк. Анда “таяк”ка эшләп, көзен бераз ашлыгын таратканнар. Ачлыкны күп күрдек, ди Мәхтүмә апа, шуңа күрә сугыш беткәч, яхшы, мул тормышка өметләндек. Тик сугыштан соңгы елларда да тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килә.
Ул гомер буе сыер савучы булып эшли, көне-төне фермадан кайтып кермәде, дип сөйли кызлары. Үз хуҗалыгында да мәшәкатьләр җитәрлек була. Шулай әкренләп балаларны аякка бастырып, укытып чыгаралар. Хәзер барысының да мул тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый ул. Ләкин тормышта төрле хәлләр була, Мәхтүмә апага улын югалту кайгысын да кичерергә туры килә...
Хәзер ул үсеп килүче оныкларына, оныкчыкларына карап шатланып бетә алмый, тыныч, имин тормышка шөкер итеп яши. Өстәлдә җаным теләгән бар нәрсә дә җитәрлек, дип шатлана. Сугыш чоры авырлыкларын күргән кешегә моннан да зур бәхет юктыр. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмыйча колхоз басуларында, фермаларда хезмәт куйган ветераннар олы хөрмәткә лаек.