Әбием Хаҗиева Әлфинур Нәгыймулла кызы 1926 елның 6 гыйнварында Юлбат авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әтисе Нәгыйм Сафиулла улы сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. 1942 елның июлендә абыйсы Мәүлетҗан да сугышка алына. Бөтен авырлык әбиемә һәм аның энесе Хәкимгә кала. 1942 елның көзендә әбиемне ФЗӨ гә җибәрәләр. Монда да аны авыр сынаулар көтә. 6-7 айдан, ФЗӨ таралгач, авылга кайта. Озак тормый, Юдинога баржа бушатырга китә. Баржа бушату, урман кисү кебек авыр эшләрне башкара яшь кыз. 15 - 16 яшьтә Шәмәрдәндә дә шундый ук авыр хезмәт көтә. 1944 елның ноябрендә әбием һәм аның иптәш кызы Галләмова Зәйнәп урман кисәргә китәләр. Ләкин Зәйнәп апа авырып китә һәм аны Кукмара хастаханәсенә җибәрәләр. Икенче көнне, иптәш булмау сәбәпле, әбием урманга бармыйча кала, шунлыктан аны кулга алалар. Землянкада күргәзмә суд ясала, хөкем итәләр. Төрмәдә аны яңадан-яңа сынаулар көтә: 5 - 10 кубометр урман кисү, кышларын сал саллау. 5 ай гомере шулай уза. 1945 елның маенда әбием туган йортына кайта. Әбием кайтып, 3 көн узуга, шатлыклы, күптән көтелгән хәбәр килә: сугыш беткән. Сугыш беткәнгә быел 71 ел була. Ләкин сугыш һәм тыл ветераннарыбыз бу дәһшәтле сугыш елларының һәр көнен, һәр сәгатен бүгенгедәй хәтерлиләр. Әбиемнең күңелендә сугыш хатирәләре әле дә саклана. Безнең арабызда әби булганга сөенеп бетә алмыйм. Ул һәр ризыкның, һәр тыныч көннең кадерен белегез, дип әйтә. Без, егерме беренче гасыр балалары, шушы иркен, тыныч тормышта яшәвебез өчен бары тик кадерле, хөрмәтле ветераннарыбызга бурычлы. Бүгенге көндә ветераныбыз улы Айрат гаиләсе белән яши. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Оныгы Хаҗиева Гүзәл