Фронт һәм тыл- бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип, үз-үзләрен аямаганнар.
Хәбибуллина Мәскүрә Мөхәммәтсафа кызы1927нче елның 21 нче августында Төбәк авылында дүрт балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул үскәндә тормышлар авыр , туйганчы ашарга, матур киенергә дә булмый. Бөек Ватан сугышы елларында 15 яше әле тулган Мәскүрә апа комбайнчы ярдәмчесе, көлтә бәйләү, урак уру, чүп утау кебек авыр эшләрдә эшләсә дә, тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Сугыш бетү, җиңү язы килү шатлыгы аның җилкәсеннән бөтен авырлыкларны төшерә, тормышына өмет һәм ышаныч белән карарга этәргеч бирә.
Белемгә омтылу көче яшь кызны Мамадыш педучилищесына илтә. Аны тәмамлагач, 1954нче елдан 1986 нчы елга кадәр Олы Кибәче башлангыч мәктәбендә укыта. Һәр укучысы аны яратып, хөрмәт итеп сөйли, үрнәк итеп куя.
Күп авырлыклар күреп тә сынмаган Мәскүрә апа ире Йосып абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәскүрә апа бүген 89 нчы яшендә. Олы Кибәче авылында балаларының яратуларын һәм хөрмәтләрен тоеп яши ул.