Хәбиров Габбас Хәбирович
(1894 - 30.11.1947)
Әтисе - Габделхәбир (1857/1862 - 1907) Габделхафиз (1821 - 1901)
Әнисе - Бибифатыйма Сираҗетдин кызы (1863 - ?)
Габбас Хәбир улы Хәбиров Зирекле авылында 1894 елда туган. 12 яшендә өч кече туганы белән ятим калган. 1914 елда Герман сугышына алына һәм Хөсәенов Минвәли абзый белән Германиядә әсирлектә булалар. 1918 елда гражданнар сугышында, продотрядларда, мамонтовчыларга каршы сугышларда катнаша.
1920 елларда Мәрзия Дәүләтша кызы Кәбирова белән гаилә төзиләр, урта хәлле крестьян хуҗалыгы барлыкка китерәләр. 1932 елда колхозга керәләр. 9 бала тудырып, тәрбияләп үстерәләр.
1941-1945 елларда Ватан сугышында хезмәт армиясе составында 1946 елның декабренә кадәр хезмәт итә. Шунда каты авыру хәлендә демобилизацияләнеп, өйгә кайта.
1947 елның ноябрендә шул авыруыннан терелә алмыйча вафат була.
Улы Гаяз абый истәлекләреннән - 19.6.1996.