Хирданова Әминә Гыйләҗетдин кызы 1927 нче елның 5 нче февралендә Саба районы Олы Кибәче авылында урта хәлле гаиләдә туа. Әти- әнисе, ике апасы, дүрт абыйсы бу төпчек кызны бик яраталар. Мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укый, бигрәк тә арифметиканы үз итә Әминә. Күпне күргән әтиләренең үлеп китүе аркасында ул бары тик дүрт кенә ел укып кала. Аннары бу хәсрәткә әнисен югалту ачысы да килеп кушыла. Ярый әле бу үсмер кызны туганнары үз канаты астына ала.
Сугыш башлану хәбәрен авыл советы рәисе җыелыш җыеп әйтә. Кызның сугышка бер –бер артлы абыйлары Гыйләҗетдинов Гарафетдин, Низаметдин, Нуретдин, Җәләлетдин дә алына. Ятимә Әминәгә буыннары ныгып җиткәнче үк өлкәннәр белән уракка төшәргә, урман кисәргә һәм башка авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Кызның балачагы ятимлектә узган булса, яшьлек елларын сугыш “урлый”. Җиңү таңын ул җиткән кыз булып каршылый. Бу хәбәрне авылдашы Вәлиуллина Нәгыймәдән ишетә. Яу кырыннан берән – сәрән кайтучы фронтовиклар арасында аның сөйгәне Габдрахман да була. Ике яшь йөрәк бергә кавышып, тормыш йөген бергә җигелеп тарта башлыйлар. Бер – бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Әмма Габдрахманның гына сугыштан алып кайткан яралары үзен сиздерә. Ул, күпме генә дәваланса да, терелә алмыйча, яшьли гүр иясе була. Бар авырлык тагын Әминә җилкәсенә төшә. Тормышны алып барасы, балаларны аякка бастырасы... Сынмый, сыгылмый хатын. Тау хәтле авырлыкларны иңнәренә күтәрә дә бөтен күңелен эшкә биреп түзә. Күңеленнән бервакытта да Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычын югалтмый. Озак еллар “Саба совхозы” на караган умартачылакта эшли. 10 елдан артык хуҗалыклардан сөт җыя.
Аллаһ тарафыннан бирелгән гомерен башта үз балаларын, аннан соң оныкларын, хәзер оныкчыкларын тәрбияләүгә багышлаган Әминә Хирдановага 90 яшь. “Илләребез тыныч, җитәкчеләребез шәфкать-миһербанлы булсын, кабат сугышлар күрергә язмасын”-, дип тели ул.