1926 елнын 19 сентябрендә Саба районының Түбән Шытсу авылында туа.
Сугыш чоры Фагиләнең усмер чагына туры килә.
Хезмәт юлы һәр тыл ветераныныкы кебек ук 13 яшьтән башлана. Кыз бала хезмәт юлын колхозда сарыклар караучы булып эшләудән башлый. Шуның белән беррәттән колхознын һәрбер авыр эшендә дә катнаша ул.
1949 елнын мартыннан 1950 елның апреленә кадәр Свердловск шәхәрендә шахтада да эшләргә өлгерә. Аннан кайткач, авылда кабат колхозда эшли башлый.
1954 елнын апреленнән 1956 елнын сентябренш кадәр «Дружба» артелендә эшли. Э 1956 елдан 1971 елга кадәр тегу комбинатында тегуче булып хезмәт юлын дәвам итә.
1954 елда Тенеки егете Бахавигә тормышка чыга. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 1971 елда вафат була. Фагилә апа 45 я шендә тол кала.
1971-1981 елларда ветлабораториядэ эшләп лаеклы ялга чыга.
Хәзерге вакытта кызы Флюра банк системасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Улы Фәрит «ООО Транссервис» оешмасында производство начальнигы булып эшли. Оныклары Инсаф белән Линар да укып бетереп, хезмэт юлларын башлаганнар.
Фагилә апа гадел, туры сузле, таләпчән, эшчән, пөхтәлеге белән купләрнең кунеленә кереп калган.
Эшләгән чорда һәрвакыт анын фотосы почёт тактасында торган. Хезмәт кенәгәсендә эшләгәндәге унышлары өчен бирелгән бик куп мактау язмалары бар.
Истәлек өчен материалны башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибрагимова Әлфия Галиәскәр кызы туплады.