1943 елның азагында 17 яшендә сугышка чакырыла.
Арзамаста хәрби өйрәнүләр узгач,Талибулла Минһаҗ улын Беренче Белоруссия фронтына озаталар. Ул Польшаны немец-фашист илбасарлардан азат итүдә аяусыз сугышларда пулеметчы буларак катнаша.
Германиянең Кингсберг шәһәрен алу сугышында каты яралана.Өч ай кыр госпиталендә дәвалана.
Талибулла Хисматуллин сугыш тәмамлангач та ,хәрби хезмәттә кала. Польшада, Көнбатыш Украинада бендеровчылар белән сугышларда катнаша.
Талибулла аганың үз сүзләренә караганда, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен батальен командиры аны Советлар Союзы Героена тәкъдим итү өчен документлар туплый.Әмма чираттагы бәрелешләрнең берсендә ул документлар командиры белән бергә танкта янып,юкка чыга.
Талибулла Хисматуллин “Дан” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң туган авылы Иске Алпарда гомер кичерде,терлекче булып эшләп,макталып торды.
“Ватан өчен!” китабыннан,2005 ел.