1924 елның 13 февралендә Тенеки авылында дөньяга килә. 1937 нче елда аларның гаиләсе Йосыф-Алан авылына килеп төпләнә. Шәмсенур апа, 4 класс укыганнан соң, әнисенә ярдәм итәргә фермага йөри. Өйдәге кечкенә энеләрен карау да күп вакыт аның өстендә була. Сугыш чыккач, яшь кызны окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайтуга, әтисе белән урман кисәргә йөри. Кая кушсалар, шунда тырышып эшли ул. Фермада бозаулар да карый, сыер да сава. 1952 нче елны Юлбат авылы егете Галиәхмәткә кияүгә чыга. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыш юлларын үткән Галиәхмәт абый 1979 нчы елда бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Шәмсенур апа, һәр туган көнгә шөкер итеп, улы Насих белән килене Зәмфәрия тәрбиясендә яши. 10 онык һәм 7 оныкчыгын күрү бәхетенә иреште. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.