1932 нче елның 18 мартында Татарстан АССРның Саба районы Орымширмә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Шул авылда башлангыч белем ала. Мәүлиха апаның бабасын кулак дип, бөтен булган әйберләрен алып урамга куып чыгарганнар. Бер өйләре озак еллар мәктәп вазыйфасын башкарган. “Без шунда укыдык,” – диде Мәүлиха апа. Алар сугыш башланганчы, Эрбет дигән җиргә киткән булганнар. Сугыш башланганын шунда ишеткәннәр. Әтисе, сугышка киткәнче дип, гаиләсен авылга кайтарып куйган. Үзе сугышка киткән. “Ике тапкыр үлгән дигән хәбәре килде,” – ди Мәүлиха апа. Әтисе Шәмсемөхәммәт каты яраланып госпитальгә эләгә һәм 3 елдан соң сугыш өчен яраксыз дип өенә озатыла. Шулай ук сугышка әтисенең энесе Сәетгали абыйсы да киткән. Сугышка киткән көннән алып, абыйсыннан бер хәбәр дә килмәгән. Бертуган абыйсы Мәгъсүмне ФЗӨ га алып киткәннәр. Ул шахтада эшләгән. Сугыш елларында тормышлары бик авыр булган. Ашау- эчү булмаган. Кычыткан, черек бәрәңге җыеп ашаганнар. Киндер сугып киенгәннәр, чабата үргәннәр. “Бу елларда колхозда нинди авыр эшләр бар, барсын да эшләдек. Башта яшьрәк вакытта чүп утарга бардык, аннары басуда кар тоттык, соңрак урман кисүдә катнаштык. Үгез җигеп, көлтә һәм агач ташыдык, “ – диде Мәүлиха апа. Кичке уеннар, аулак өйләр булган. Ач булсалар да, кичләрен сукыр лампа яндырып күңел ачканнар, кул эшләре эшләгәннәр. “Сугыш бетте дигән хәбәрне авылда хатын-кызлардан ишеттем,” - диде ул. Сугыштан соңгы елларда тормышлары шулай ук бик авыр булган. Әтиләре авырган, аны әниләре караган. Ул 1949 нчы елның 14 апрелендә вафат булган. Әниләре алты баланы карап тәрбияләгән. Ләкин үзе дә бик авырган. Шулай итеп тормыш яшь 16-17 яшьлек Мәүлиха апа җилкәсенә калган. Колхозда эшләгән. Машинада грузчик булган, урман кисеп, шуны үзләре арбага төяп алып кайтканнар. Кыш буе Лаеш урманында урман чистартуга җибәргәннәр. Шулай итеп тормыш яшь 16-17 яшьлек Мәүлиха апа җилкәсенә калган. Колхозда эшләгән. Машинада грузчик булган, урман кисеп, шуны үзләре арбага төяп алып кайтканнар. Кыш буе Лаеш урманында урман чистартуга җибәргәннәр. Алар урманда шалашта яшәгәннәр. Ашарга-эчәргә булмаган, бик суык булган. Шулай ук төрле авылларда да булганнар. “Бик еракка Малатов урманын кисәргә дә бардык әле без,” – дип сөйләде Мәүлиха апа. 1957 елның июнь аенда Юлбат авылы егете Хәлилов Сәетгәрәйгә тормышка чыга. Аның белән бергә 4 бала (2 ул һәм 2 кыз) тәрбияләп үстерәләр. Ул колхозда төрле эшләрдә эшләгән: ындыр табагында, басуда көлтә бәйләүдә, ашлык сугуда, бәрәңгедә, ашлык агулауда. Бүгенге көндә бер улы белән төп йортта тыныч кына гомер кичерә. Балалары әниләре янына гел кайтып йөриләр. Мәүлиха апа аларның уңышларына, оныкларының, оныкчыкларының бәхетенә сөенеп яши бүгенге көндә. Тыл ветераны, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен”, “Ударник девятой пятилетки” медальләре белән бүләкләнә. Юлбат авылында яши. Мәүлиха апа шул авыр еллар турында шигырьләр дә иҗат иткән. Шуларның берсе язып алынды. Сугыш афәте. Без үскәндә күрдек инде Дөньяларның төрлесен. Алга таба ни күрербез Белеп булмый дөресен. Тормышның авырына. Печәнен чаптырдылар, урагын урдырдылар Төннәләрдә лачинкәләп көлтә җыеп Кибәнен куйдырдылар. Урманын кистерделәр, Вагонын төяттеләр. Сез яшь дип тә тормадылар Эшләргә өйрәттеләр! Ашау нәрсә әле? Черек бәрәңге ашадык. Язга чыккач симәнәне Кутушкалап ташыдык. Аякта оек – чабата, Суык аяклар ката. Моны сөйләп күрсәтсәң, Хәзер яшьләр шакката. Чабата кигән кешеләр Хәзер аяксыз ята.