Газизулла Зиннәтулла улы 1927 елның 10 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә йөри башлый. 1941 елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр. Газизулла абый сүзләренә караганда: -“Мәктәптә укыган чакта ук, 1939 елны мин атлар ашатучы бригадага эшкә кердем. Бер бригадага бер яки ике ат туры килә иде. Ул РКБД атлар иде, яшь атлар, сугышка әзерләнә торган. Баштарак без аларны төнлә генә ашатырга алып чыксак, соңрак көндез дә, төнлә дә ашата башладык. Хәзерге кебек хәтерлим, 23 июнь көнне безнең янга бер җайдак килде, кем икәнен хәтерләмим инде: - “Атларны алып кайтыгыз, сугыш башланды!”- дип боерык бирде. Шулай итеп ат ашатулар бетте. Аннары төрле эшләрдә эшләдем, тирес түктем, чәчү эшләрендә катнаштым. Иң беренче тапкыр 1942 елның язгы чәчүенә чыктым.
1944 елның кышында Военкоматка чакыртып алдылар һәм безне, авылдан ун кешене, Подберезье авылына өйрәтүләргә җибәрделәр. Анда автомат җыярга, строевой шаг белән йөрергә өйрәттеләр. Шунысы истә калган, безне мунчага кертеп утырталар иде дә, противогаз кидертеп, шунда газ җибәрәләр иде. Хәтерлим әле, мин бик яхшы ата идем. Берсендә командир яныма килеп карап торды да “унлыга” тидерсән ике көн ял бирәм диде. Мин сынатмадым, “унлыга” тидереп ике көн ял алдым. Бер ай тулды дигәндә кире авылга кайттык. Яз башлангач чәчүгә чыктык. Көндез чәчүдә булсак, кич атларга иген төяп, аны Ормарга илттек. Көзгә кадәр эшләгәнбездер инде, аннары тагын Военкомат чакыртып алды һәм 15 декабрьларга таба сугышка китергә әзерләнеп торырга кушты. Шулай булды да, декабрь аенда безне Буага озаттылар. Аннан Саратовка. Мин 415 полкның беренче батальоны, беренче взводы, беренче ротасына эләктем. “Максим” пулеметында атарга өйрәндем шунда. Кыш бетеп яз айлары башланды. Шулай төнлә йоклап ятканда, безне уятып урамга алып чыгып тезеп бастырдылар һәм сугыш бетүе турында боерык укыдылар. Ул вакыттагы шатланганнарны әйтеп аңлатып кына бетереп булмый.
Озакламый безне Себер ягына алып киттеләр. Новосибирскидан Кемерово шәһәренә. Анда шахта бар иде, без тоткыннарны шул шахтага озата йөри идек, төнлә алар торган баракларны сакладык. Тоткыннар арасында кемнәр генә юк: немецлар, поляклар, японнар һәм башкалар. 1946 елга кадәр шунда сакта тордык. Мартта тоткыннар төялгән поезд Мәскәү ягына юнәлде, без исә шул эшелонны саклап бардык. Шунысы кызык иде тоткыннар да юлда үзләренең туганнарын, кызларын, улларын, хатыннарын очратып шундый шатланалар иде. Ә безнең күңелдә “... тоткыннар да безнең кебек кешеләр икән лә” дигән уйлар иде. Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Мәскәүгә барып җиткәч тә, поезд юлын дәвам итте, Белоруссия ягына таба. Аннары билгеле булды, соңгы чик, ул Берлин булырга тиеш иде, ләкин без Брест-Литовск шәһәренә генә барып җиттек. Барып җиткәч командование тоткыннарны алыштырды, барганнар урынына икенче тоткыннарны төяделәр һәм без инде аларны кире алып кайтып киттек Новосибирскига. Аларны алып кайтып тапшыргач Кемерово өлкәсендә, Анжеро-Судженск шәһәренә җибәрделәр. Андагы күмер шахталарында тоткын японнар эшлиләр, без шуларны сакладык. Сахалинда, Комсомольск шәһәрендә бер порт бар иде соңрак тоткыннарны шунда алып киттек, алар арасында Латвия, Литва, Эстония җирләрендә СССРга каршы көрәш алып барган яшь партизан егетләр күп иде.
Казахстан өлкәсендә тоз чыгара торган шахталар күп. Шулай итеп 1948 елны киләсе тукталыш безнең Караганда шәһәре булды. 20-30 машина тоткыннарны төяп Экибастуз дигән шәһәргә алып китте. Тоткыннар җирне казып кечкенә окоплар шикелле чокырлар ясый башладылар, эш төгәлләнгәч анда шартлаткыч матдә тутырдылар һәм аны шартлатып, күмер ятмалары таптылар. Мин ул вакытта 415 полк 72 нче дивизиядә хезмәт итә идем. Әгәр беребез тоткыннарның эшен күзәтчелек астында тотса, икенчеләребез полк эчендәге эшләр белән шөгыльләнә. Мине кергән чыккан кешеләрне тикшереп торырга куйдылар.
Барыбызга да озакламый өйгә кайту мөмкинлеге биреләчәк диделәр.
1949 елның 31 декабрьдә мин Казанда идем инде. 1950 елның 1 гыйнварында мин ниһаять авылга кайтып җиттем.
1951 елны авыл клубына җитәкче кирәк диделәр һәм Заһертдин абый мине клуб мөдире итеп куйды. 37 ел мин клубта эшләдем, 1951 елның 15 февраленнән бирле. 1987 елның октябрендә пенсиягә чыктым. Ләкин пенсиягә чыкканчы минем соравым буенча 1987 елны авылда яңа клуб салдылар.
Клубта эшләгән чорда мин шулай ук партоешма җитәкчесе идем. Сугышның 30 еллыгына авылда һәйкәл куйдырдык. Башта төрле авылларда йөреп карап чыктык, ничек ясарга була икәнен. Соңрак ошаганын сайлап алып, шуңа ошатып ясадык.”
Бүгенге көндә Газизулла Зиннәтулла улы, тормыш иптәше Әлфия апа белән төп нигезендә - Иске Чәчкаб авылында яши.