Хәмидуллин Хидиятулла Хәлил улы 1923 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Әлки районының Иске Үргәгар авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. Татарстанның атказанган юристы. Юридик фәннәр кандидаты. III класслы юстиция дәүләт киңәшчесе. 1942 елда Совет Армиясенә алына һәм Смоленск пехота училищесына укырга җибәрелә. Училищены тәмамлаганнан соң, курсантлар составында фронтка җибәрелә. 1942 елның ноябреннән 1943 елның июненә кадәр 56 нчы гвардия укчы полкында бүлекчә командиры, батальон комсоргы буларак хезмәт итә. 1943 елның июнендә яралана һәм госпитальдә дәвалана. 18 июльдә үз частенә кайта, анда 1943 елның 19 сентябрендә Смоленск янында янә яралана. Калинин һәм Иваново шәһәрләрендә госпитальләрдә дәвалана. Дәваланганнан соң 145 нче фронтта укчылар полкына җибәрелә. 16 ноябрендә 1944 елда яралана һәм госпитальгә озатыла. 1945 елда инвалидлык буенча госпитальдән чыгарыла һәм яшәү урыны буенча райвоенкомат карамагына җибәрелә. ТАССРның прокуроры (1961-1981). өлкән укытучы, Казан дәүләт университетының җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы мөдире(1982-1988). ТАССР прокуратурасының Федераль куркынычсызлык турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры (1993-1996). «Сугышчан казанышлары өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, 2 нче Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән. 1998 елның 8 сентябрендә вафат.
