Мәгълүмә апа 1932 елның 10 сентябрендә Югары Әлки авылында дөньяга килгән. Әтисе Харис абыйның беренче гаиләсеннән 4 баласы ятим калган була, Мәгълүмә апаның әнисе шул 4 балага әни булып килә һәм аларның тагын 5 баласы туа, ул беренче булып дөньяга килә. Шулай итеп Мәгълүмә апаның әти-әнисе гаиләдә 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәгълүмә апага 9 яшь вакытта Бөек Ватан сугышы башланган. Ул ачлыкны-ялангачлыкны күп күргән. Олырак апаларына ияреп кырга, төрле эшкә йөргән. 6 класс белем алган, 7нче классны укып бетерә алмаган, чөнки кыш көне кияргә киеме булмаган. Шулай итеп 9 яшеннән колхозда нинди эшкә кушканнар барсына да йөргән. 11 яшеннән абыйлары сугышка киткәч ат җигәргә өйрәнеп, атта эшли башлаган. Мәгълүмә апа ат җигеп Болгар ягына ашлык ташыган, урман арасыннан барганда бик курка идек ,атларны каты куып чыга идек урман эченнән дип- искә ала яшь чакларын ул. Мин нинди генә эштә эшләсәм дә эшемне яратып ,җиренә җиткереп эшләдем,эшне яраттым –ди ул. Әле хәзер дә олы яштә булуына карамастан өйдә бердә тик тормый. Мәгълүмә апа 1962 нче елны Мәскәүдән кунакка кайткан Түбән Әлки егете Габделәхәт абый Кадыйр улына кияүгә чыга. Габделәхәт абый белән кушылгач алар Түбән Әлки авылында төпләнеп калалар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ирем Габделәхәт бик әйбәт кеше иде, тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек дип сагынып искә ала Мәгълүмә апа тормыш иптәшен. Чыннан да, Габделәхәт абый бик тырыш, кешелекле, уңган кеше булган. Ул алдынгы фрезеровщик булып эшләгән, гомеренең соңгы көннәренә чаклы ягулыклар буенча инженер булган,кызганычка каршы 56 яшендә вафат булган. Мәгълүмә апа ялгызы 3 баласын олы торпмыш юлына бастырган. Балалары да бик акыллы, югары белемле, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, тормышлары җитеш, матур. Бүгенгесе көндә Мәглүмә апа улы Фәнис, килене Нурия тәрбиясендә бик матур гомер кичерә.
( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).