18.03.1929-15.09.2015.
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. 7 класс тәмамлый. Сугыш башлангач әтисен дә, абыйсын да фронтка алалар. Алар икесе дә яу кырында ятып калалар. Зәмзәмия үткен кыз була, аның чаялыгын күреп кырга эшкә алалар, ул плугарь булып эшли. Ул елларны кыз балалар дөньяның ачысын да, төчесен татый, чөнки таянырга әтисе дә, абыйсы да булмый. Сугыш тәмамлангач, колхозга эшкә керә. Ул вакытта авылның яртысы совхоз, яртысы колхоз була. Колхоз белән совхозны бергә кушкач, совхозга эшкә керә һәм лаеклы ялга кадәр “Энергетик” совхозында эшли. Тормышка чыгып ике малай алып кайта,тик бәхете озакка бармый, тормыш иптәше озак авырудан вафат була. Бәхетле ак әби булып, 86 яшенә кадәр малае Ришат килене Гүзәл тәрбиясендә матур тормыш итә.
(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).