Әхмәтсафин Әхмәтвәли Әхмәтсафа улы 1906 нчы елның 8 нче октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган.1929-1931 нче елларда Урта Азиядә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән.Армия хезмәтеннән соң шунда калып, милиционер булып эшләгән.Аннан, авылга кайтып, 1933 нче елның 26 нчы ноябрендә гаилә кора. Колхозда озак еллар хисапчы булып эшләгән.Бер күзе сукыраю сәбәпле Бөек Ватан сугышында катнашмый.1951-56 нчы елларда трактор бригадасы учётчигы булып эшли.
1956-59 нчы елларда Иске Икшермә сельпосына караган Олы Кибәче авылында кибетче булып эшли.1960 нчы елдан “Икшермә” совхозының I бүлекчәсендә кырчылык буенча учётчик-заправщик булып эшли.Тормыш иптәше Кафия апа белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.
Әхмәтвәли абый алдынгы карашлы кеше була.Ул гарәп,латин,рус һәм татар телләрендә яза һәм укый.Ул вакытта авылларда рус телен белүчеләр бик сирәк булган.Кешеләр,кирәкле документларын рус телендә тутырту өчен, аның янына килә торган булганнар.Шулай ук авылга беренчеләрдән булып велосипед алып кайткан. Беренче граммофонны,1938 нче елда керосин ягып эшли торган утызлы лампаны да авылга беренчеләрдән булып ул алып кайта.Балаларга әхлакый һәм дини тәрбия бирүдә дә аның роле бик зур булган. Әхмәтвәли абый, олыгаеп, 1976 нчы елның 27 нче январенда вафат була.