Хәмәтшин Хәммәт 1920 нче елда Түбән Әлки авылында туган. Шунда биш класс белем алган.
1936 нчы елда шахтага эшкә китә.
1941 нче елда сугыш башлангач ,ул сугышка алына. Дон өчен барган сугышларда өч тапкыр яраланган, госпитальдә дәваланган-нан соң тагын сугышка керә. 1945 нче елда Германия җиңелгәннән соң, Япон сугышына китә. Сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта һәм озак еллар буе тимерче булып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен аңа күп кенә медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр бирелгән.