Җария апа Татарстан автономияле республикасы Әлки районы Югары Әлморза авылында 1930 елның 1 нче декабрендә туа. Әтисе Ибраһим һәм әнисе Шәмҗиһан апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр: Шәйхелислам, Ислам, Нуриәхмәт, Шакирҗан һәм төпчек балалары Җария апа.
Бөек Ватан сугышы башланганда Җәрия апага 11 яшь була. Аның 4 абыйсын да сугышка алалар. Ислам абый гына исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Сугыш кырларында өч абыйсы ятып кала. Сугыш елларын Җәрия апа болай дип искә ала: “Бик авыр еллар иде. Ашарга юк, черек бәрәңге дә ашарга туры килде. Җәй көнәрендә урак урдык. Чалгылар белән печән чапкан вакытлар да булды. Өс-киемнәре начар, аякка чабаталар киеп йөрдек. Ул вакытта әле күтәртмәле чабаталар да ясыйлар иде, аякка су кермәстән. Атларның баш санын саклап калыр өчен урманга зәрдә, кәлшә җыярга йөрттеләр.” Сугыш балаларга да ир-егетләр җаваплыгы салган.
Җәрия әби туган авылында яшәүче Миншакир абыйга кияүгә чыга. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта олы улы Равил Тольятти шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. Кече улы Рамил үзенең Ватан алдындагы изге бурычын Әфган җирендә үтәп кайтса да , бүгенгесе көндә вафат.
(Материалы предоставлены Юхмачинским сельским поселением)
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон