1925 нче елның 12 маенда Чәбки Саба авылында дөньяга килә. Ул вакытта колхоз “Кызыл батыр” исеме астында Бигәнәй авыл советына карый. Авыл баласының һәр көне хезмәттә үтә, мәктәптә укыганда әтисенә көлтәләр төяшкәнен хәтерли. 7 класс белем алгач, колхозда төрле эштә эшли.
Яшьлегенең иң матур чагында сугыш башлана. 16 яшьлек кызны колхозда бригадир итеп куялар. “ Кырда эш беткәнче көнне төнгә ялгап чаба-чаба эшләдем” - дип искә ала Хәят апа. Кара көздән язга чаклы Апас районы Йомралы авылында окоп казый. Окоптан кайткач тагы бригадир итеп куялар, сугыштан яраланып кайткан Габдерахман алыштырганчы бригадир булып эшли. Шуннан аны Иштуганга вагон төяргә җибәрәләр, Шәмәрдәндәге Мәшнәт урманында паровозларга ягарга дип урман кисә.
“Нинди авыр эш булса да, карышмадык, тырышып эшләдек. Җәяүләп Сабадан Чистайга кадәр барып симәнә ташыдык, - дип искә ала ул. – Сабалар киләсен белеп Чистай районының Тегермәнлек авылындагы бер кеше юлга чыгып аларны каршы алып, төн кундырып чыгара. Ашаганыбыз да кычыткан ашы, ач килеш җилкәдә симәнә алып кайтулар бер дә онытылмый. Аяктагы чабата кайтып җиткәнче тетелеп бетә иде”, - дип күз яшьләрен сөртә Хәят апа.
1946 нчы елда Мөхәммәтшин Хәсәншага тормышка чыга, 5 балага гомер бирәләр. Хәзерге көндә бер кызы - Галимова Оркыя гына исән, 3 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Ире үлгәннән соң, тол калган сугыш ветераны Шәкуров Габдулла белән кушылырга уйлыйлар, ул вакыттата Габдулла абыйның иң кечесенә 6 яшь була.
Сугыш беткәннән соң да әле ул колхозда эшләвен дәвам итә. 1975 нче елның 2 гыйнварында почтага хат ташучы булып эшкә керә һәм 1983 нче елга кадәр пенсиягә чыкканчы эшли. Аның “Хезмәт ветераны” исеме, “За доблестный труд в 1941-1945 гг” дигән кенәгәсе бар. Шулай ук Җиңүнең 50, 55, 60, 65, 70 еллыгына багышланган медальләре бар.
Хәзерге көндә ул Сатышта төпләнеп гомер итүче үги улы Мулланур һәм Миңнур апа тәрбиясендә.