ӘХМӘТҖАНОВ Зәйнетдин Низаметдин улы (21.9.1897, хәзерге Башкортстан Республикасы , Гафури районы Ялгыз Каен авылы - 30.1.1990, Уфа), Советлар Союзы Герое (23.9.1944), ефрейтор (1944). 1942 елга кадәр колхозда эшли. 1942 нең гыйнварыннан Кызыл Армиядә, 1943 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче аерым гвардия сапёрлар батальоны сапёры (1 нче гв. танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы). Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны, Польшаны азат итүдә, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1944 нең 30 июлендә Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә Сокаль шәһәре (Львов өлкәсе) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Уфа шәһәрендә яши. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Звёзды доблести боевой. Львов. 1968; Алещенко Н.М. Долг и подвиг. М., 1981.