Тыл хезмәтчәне Гөлзәминә апа 1925 елның 5 июлендә Әлки районы Түбән Әлки авылында колхозчы гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Хәйдәрҗан абый гомере буена колхозда эшли. Гөлзәминә апа 7 класс белем ала. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары аларны Казан ягына торф чыгарырга җибәрәләр. Эшебез бик авыр иде, дип искә ала Гөлзәминә апа ул чакларны. Казаннан кайткач, ул укытучы булып эшли. Авырлыкларны күп күрсә дә, авыл халкына бик күп ярдәме тия аның: авыл халкы нинди генә гозер белән килсә дә, ул кире борып чыгармый, хәленнән килгән ярдәмен күрсәтә, тирә-күрше балаларын карашырга ярдәм итә, авыл халкының гына түгел, тирә-күрше авыллардан килүчеләрнең дә чыккан аяк–кулларын кертеп җибәрә, туганнарына да бик күп ярдәме тия аның.
( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).