Әхмәтҗанова Махирәҗәп Шакир кызы 1927 елның Дөбъяз авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә өч бала усәләр. Махирәҗәп апа иң олысы була. Сугыш башлану турында алар 22 нче июнь көнне көндез генә ишетәләр. Авыл халкына хәбәрене авыл советы председателе җиткерә, чөнки кешеләрдә радио һәм телевидение булмый. Бу җәйдә ул 5 нче сыйныфны тәмамлап 6 нчы га күчә. Ул вакытта бала булу сәбәпле сугышның ни өчен башланганын алар аңлап та җиткермәгәннәр. Сугыш башланганда алар гаиләдә дүрт кеше:әнисе, сеңлесе Әминә, энесе Кәрим ятим булалар, чөнки әтиләре 1939 нчы елда көчле авырудан соң үлеп китә. Гаиләдә иң олы бала булу сәбәпле калган балаларны карау, әнисенә булушу эшләре Маһирәҗәп апа җилкәсенә төшә. Алар гаиләсеннән сугышка китүче булмаса да, әнисенең бер туган ике абыйсы фронтка китә һәм берсе кире әйләнеп кайтмый.
Тормыш авыр булуга кармастан мәктәпләрдә укулар дәвам иткән һәм күңел төшекелегенә бирелмәс өчен авыл халкына концертлар оештырганнар. Бу концертларны оештыруда сыйныф җитәкчесе Хәбибрахманова Фатима апаны яхшы яктан гына искә алды. Әниләре иртә таңнан кичкә кадәре эштә булса да, бу балаларны ачлык бик нык сыный.Сугыш башлангач туйганчы ипи ашау бар кешенең дә хыялында кала. Ашны кычыткан һәм кузгалактан пешерәләр. Шудый авыр тормышка да карамастан алар укуларын дәвам итәләр һәм туган колхозларына бәрәңге җыюда, яшелчәләргә су сибүдә үзләрен аямыйча хезмәт куялар. Көзге урак өстеннән соң башак җыюда катнашалар. Дөбьяз авылында ул вакытта да төрле милләт кешеләре дус-тату яши һәм эшли. Хезмәте авыр булуга карамастан әнисе биш тапкыр намазын калдырмый. Хәзер Махирәҗәп апа үзе дә дин юлында. Сугыш барган елларның иң күңелле мизгеле матур май аеның бер иртәсендә күрше апайның тәрәз шакып "Сугыш бетте"- дип хәбәр итүе булды ди. Ул иртәдә әниләре эшкә киткән була, балалар шушы яхшы хәбәргә барсы да йокысыннан торалар.
Сугыш беткәндә ул 10 сыйныфны тәмамлый. Махирәҗәп Шакир кызы үзенең хезмәт юлын 44 ел балаларга багышлый, фәнен өйрәтә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әңгәмәбезнең ахырында ул безгә аяз күк йөзе, яхшы укырга, кешелекле булырга, начар юлга басмавыбызны, ипи кадерен белүебезне теләде. Без дә аңа исәнлек-саулык, тыныч картык теләп, ишек алдындагы карларны таратып, су ташып, тагы да килеп булышып йөрергә вәгъдәләр биреп саубуллаштык.
2017 ел.