Хөсәенов Минхарис Гәрәй улы
08.01.1928-29.05.2014
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туган. Әтисе Гәрәй, әнисе Фатыйма исемле булган. Гаиләдә бер бала булып үскән. 7 классны тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында чабата үргәннәр, кырда эшләгәннәр: печән чапканнар, көлтә бәйләгәннәр.Тумбага урман кисәргә йөргәннәр. Хабаровскида Армия хезмәтен үткән. Күп урыннарда хезмәт иткән: больницада - завхоз, совхозда фермада, ТСЖда - механик булып. Хезмәт стажы 47 ел.
( Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).