1930 елның 3 мартында Татар АССРның Саба районы Оет авылында урманчы Хөсәен Гарипов гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык белемне туган авылы Оетта ала.
1941нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгы Хөсәен Гарипов сугышка китә, Фазизә апа 5 бала белән кала. Сагыйт абый, олы бала булганлыктан, үзеннән кече туганнарын карый, тәрбияли. Әнисенә йорт – җир эшләрендә булыша.
Хезмәт юлы да бик иртә башлана. Олы кешеләр белән рәттән колхозда эшли башлый. Басуда сукалый, чәчү эшләрендә катнаша, бөртекне он итеп тарта. Басу эшләрендә төп көч ат һәм үгезләр була. Уңышны да кул белән, урак ярдәмендә урып алалар. Эшләре бик авыр була, шулай да Сәгыйт абый бирешми, олылар белән бертигез эшли.
1947-48 елларда Казан шәһәренең 11нче ФЗО мәктәбендә укый.
1948-50 нче елларда Казанда 144 нче заводта 4 нче разрядлы слесарь булып эшли.
1950-54 нче елларда Львов шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Югары авиация механигы булып хезмәт итә (42176 нчы частьтә сержант). СССР хәрби көчләре рәтендә уңышлы укуы һәм хезмәт итүе өчен мактау кәгазе белән бүләкләнә.
Армиядә хезмәт иткән вакытта да әти-әнисе, туганнары турында онытмый. Акчалар, посылкалар җибәреп тора.
Армия сафларыннан кайтканнан соң ТАССРның Столбище районы, Чебакса авылында белем ала. Укып бетергәч, Сәгыйт абый Азин МТСына өлкән механик итеп билгеләнә.
Соңрак, яшелчә киптерү заводында механик хезмәтен башкара.
1964-65 нче елларда Таджик ССРының Ура-Тюба шәһәрендә 3 нче автобазада шофер булып эшли.Андижан СМУында эшли.
1965-69 нчы елларда Минзәлә совхоз-техникумында белемен арттыра, зоотехник квалификациясе ала.
“Абдинский” совхозында директор урынбасары булып эшли.
1976-78 нче елларда авыл хуҗалыгы производствасында техник куркынычсызлык буенча инженер булып эшли.
1979-84 нче елларда “Сельхозтехника” берләшмәсендә ягулык – майлау материаллары буенча инженер вазыйфасын башкара.
1985 нче елда Саба РАПОсында инженер булып эшли.
Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен Хөсәенов Сәгыйт Хөсәен улы 1945 нче елның 6 июлендә СССРның Югары Советы президиумында “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте”өчен медале белән бүләкләнә.
Сәгыйт абый 3 малай һәм 1 кыз үстерә. Хәзерге вакытта 4 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда, улы һәм кызы тәрбиясендә яши.