Хөснетдинова Фәгыйлә Әхмәт кызы 1929 нчы елның 23 нче январенда Мамадыш районы Кыерлы авылында туа. Алар гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Фәгыйлә апа 1936 нчы елда Кыерлы мәктәбенә укырга керә. 3 нче сыйныфта укыганда, Бөек Ватан сугышы башланган. Мамадыш районы Кыерлы авылында башлангыч белем ала. 3 класс белеме булган Фәгыйлә апага укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Аларның гаиләсеннән сугышка әтисе һәм ике абыйсы киткән. Сугыш вакытында Фәгыйлә апа урманда да эшләгән, кырда урак урган, утау утаган. Фагыйлә апа: ”Ул вакытларда аякка, өскә кияргә юньле әйбер юк иде “, - дип сөйли. Җиде ел Кировта торф чыгаруда эшләгән. 1955 елны Хөснетдинов Мансурга кияүгә чыга. Ике кыз һәм ике малай үстерәләр. Хәзерге вакытта Фагыйлә апа Олы Кибәче авылында малайлары, киленнәре һәм оныклары белән гомер итә.