Хәсәнов Шаһзадә Җиһанша улы
1915 елның 7 маенда Зәй районы Бура-Киртә авылында туа. Ленингард шәһәрендә элемтә институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында ул 1941 елдан алып элемтәче булып катнаша, 1947 елда демобилизацияләнеп туган ягына кайта.
Шаһзәдә Җиһанша улы 1951 елда Алабуга шәһәренә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1985 елның 1 августында вафат була. Шаһзәдә Җиһанша улының якты образын шәһәр җәмәгатьчелеге әле дә онытмый.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.