Ана батырлыгы
Сугыш вакытында булсын, тыныч чорда булсын ил өчен зур эшләр эшләгән, батырлыклар кылган каһарман кешеләр бар.
Аларның батырлыгы салына, алар хакында әсәрләр языла, телдән- телгә күчеп сөйләнә.
Ә менә ил өстенә бәла килгән авыр елларда үзе дә бала гына килеш ятимнәрне канат астына җыеп ач үлемнән саклап калган, әниләреннән мәхрүм калган сабыйларга йөрәк җылысын бирә алган, аларның хәркайсын үз балалары белән тигез күреп тәрбияләгән һәм бер дигән кешеләр итеп үстергән ана батыр түгелмени !?
Әниебез Минҗихан Хәсәншинага 2004 елның 15 маенда 80 яшь тула. Ул бик гыйбрәтле тормыш юлы үткән. Анын тормышы чыннан да батырлыкка тиң.
… 1942 ел була бу. 17 яше яна туган Минҗиханның әнисе үлеп китә. Өйдә 7 ятим бала утырып кала. Иң олысы – Минҗихан, иң бәләкәенә 1 яшь. Җиде баласы белән ялгыз калды дип тормыйлар, әтиләрен дә фронтка алалар. Көннәрдән бер көнне ятим өйгә район үзәгеннән кешеләр килеп төшә. Балаларны алып китәргә дип килгәннәр, күрәсен, ятимнәр йортына урнаштырырга теләгәннәрдер. Сабыйлар шул чагында елашып апаларына сарылалар: «Алып китмәгез безне! Апа, җибәрмә!»- дигән үзәк өзгеч сүзләрдән Минҗиханның йөрәге өзелергә җитә. Нәрсә, шушы газиз эне-сеңелләрен бер-береннән аерып ятлар кулына җибәрсенмени ?
Ә җибәрмәсә аларны ничек карар, ни ашатыр ? Ни булса да булыр, дип уйлый кыз һәм районнан килүчеләргә ялынып-ялварып диярлек, туганнарын үзе белән алып кала.
1950 елда Минҗихан өч сугышта – фин, Боек Ватан, япон сугышларында катнашкан Нургали Хәсәншинга кияүгә чыга. Нургалинең хатыны үлеп 4 баласы калган була. Минҗихан канат астындагы алты ятим янына тагын дүртәү өстәлә.
Нургали белән Минҗиханның уртак 6 балалары туа. Шулай итеп, олы йөрәкле ана 16 баланы тәрбияли . «Үземнеке», «үги» дигәнне белми ул, һәр сабыйга күнел җылысын, ана назын тигез итеп бүләргә тырыша. Бу балалар инде барысы да үсеп җитеп аякка бастылар, үз гаиләләрен корып, илебезнең төрле якларына таралдылар.
Ни аяныч, әтиебез бүген мәрхүм инде.
Бүген әниебез Минҗихан Хәсәншина туган авылы Карамалыда бәхетле картлык кичерә. Ул энебез Рамил белән киленебез Исламия тәрбиясендә яши. Гаиләләрдә өч сабый үсеп килә. Яше инде олы булса да, әни тик торырга яратмый. Балалар да караша, булдыра алганча йорт эшләрендә дә булыша.
15 май көнне без, балалары, оныклары, әниебезнең 80 яшьлек юбилеена җыелачакбыз. Туган көнендә изге күңелле һәм батыр йөрәкле әниебезгә без иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез.
Р.Хәсәншина
Әлки хәбәрләре 2004 ел №40